news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: “РФ Дәүләт Думасында каралган законнар барысы да Татарстанга кирәкле”

ТР Дәүләт Советы депутатлары Думага 6 закон проекты тәкъдим иткән

 (Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Көзге сессия барышында “Бердәм Россия” партиясе 98 закон проекты буенчаэш алып бара. Шуларның 7се - РФ Президенты законнары, 62сы – Хөкүмәтнеке, калганнары исә - депутатлар корпусы закон проектлары. Шул исәптән,  ТР Дәүләт Советы депутатлары тәкъдим иткән 13 закон проекты да бар.

Закон проектларының кайберләре инде тулысынча кабул ителгән, кайберләре каралган.

РФ Дәүләт Думасы депутатлары Гражданнар Кодексы буенча,  алкоголь һәм тәмәке продукциясен читтән законсыз рәвештә кертүне тыю, медицина препаратлары әйләнешен контрольдә тоту, сәнәгать сәясәте, икътисади зоналар белән идарә итүне камилләштерү, шул исәптән “Алабуга” икътисади зонасына кагылган закон проектларын карауны планлаштыра. Моннан тыш, Дәүләт Думасы депутатлары эшкуарларның дәүләт белән булган мөнәсәбәтләрен, хезмәттәшлеген ныгыту, “Россия почтасы” эшчәнлегенә бәйле закон проекты, бакча ширкәтләре, балык тоту, федераль бюджет, кайбер һөнәр ияләренең (хәрбиләр, профессиналь машина йөртүчеләр һ.б.) наркотик матдәләр куллану-кулланмауга мәҗбүри рәвештә тикшеренү үтүгә бәйле закон проектлары хакында да сүз алып барачак.

Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы егетләрне армиягә алуны кичектереп тору, минималь хезмәт хакын 5,9 мең сумга кадәр күтәрү, меценатлык эшчәнлеге, балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр саткан өчен штрафлар күләмен арттыру һ.б. закон проектлары инде кабул ителгән.

ТР Дәүләт Советы депутатлары исә РФ Парламентына 6 закон проекты әзерләгән. РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, ул проектларның кайберләре каралган һәм үзгәрешләр белән, якын арада кабул ителергә дә мөмкин.

“РФ Дәүләт Думасы депутатлары кабул иткән барлык законнар да Татарстан өчен мөһим һәм кирәкле, чөнки республика бик күп программаларда катнаша, бездә күп проектлар тормышка ашырыла”, - диде федераль депутат бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100