news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов Президент һәм депутатларны сайлауның мөһим булуын аңлатты

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты сайлауда катнашу өчен гаиләсе белән республикага махсус кайткан.

Илдар Гыйльметдинов Президент һәм депутатларны сайлауның мөһим булуын аңлатты

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы җитәкчесен сайлау халыкның кемгә ышануын күрсәтәчәк, ә җирле дәрәҗәдәге депутатлар сайлаудан соң гражданнарга ярдәм итәргә тиеш булачак. Россия Федерациясе Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов тавыш биргәннән соң, шундый фикер белән уртаклашты.

«Сайлауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйбыз, бигрәк тә Президент өчен тавыш бирүне, чөнки Президентка халык ышанычы тәвәккәл эшләү өчен кирәк», — дип аңлатты депутат.

Илдар Гыйльметдинов муниципаль депутатлар өчен дә тавыш бирүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Бу безнең гражданнар белән көн саен очраша торган кешеләр, һәм аларның эше белән гражданнарыбызның кәефе бәйле. Республика дәрәҗәсендәге яки Дәүләт Думасы депутатлары алдында зуррак бурычлар, законнар тора. Ә урындагылар — безнең гражданнарга турыдан-туры ярдәм күрсәтергә тиешле кешеләр», — дип әйтте ул.

РФ Дәүләт Думасы депутаты журналистларга гаиләсенең Мәскәүдә булуын, шулай да барысы бергәләп Татарстанга сайлауда катнашырга кайтуларын сөйләде. Гыйльметдинов тавышын биргән кешеләр киләчәктә гражданнарга ярдәм итәчәгенә ышанычын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100