news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов онлайн җанисәпнең уңай якларын атады

Дәүләт Думасы депутаты фикеренчә, онлайн формат яшьләрне җанисәптә катнашуга җәлеп итәчәк.

Илдар Гыйльметдинов онлайн җанисәпнең уңай якларын атады
Рамил Гали

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов җанисәп вакытында онлайн формат куллануның уңай яклары турында сөйләде

«Җанисәп мәсьәләсендә закон кысаларында бергәләп эшләргә кирәк. Беркем дә кешене башкача язарга мәҗбүр итә алмый. Җанисәпнең онлайн режимда булуы бик уңайлы, чөнки сан алучы кеше әйткән фикерне үзгәртеп яза алмый. Җанисәптә яшьләр актив катнашмый иде, онлайн формат яшьләрне дә җәлеп итәр», — ди ул.

Гыйльметдинов сүзләренчә, узган җанисәптә биш ярым миллион кеше төрле сәбәпләр аркасында катнаша алмаган. Алар турында мәгълүмат кертелгән, әмма милләтләре күрсәтелмәгән».

Депутат җанисәп алучыларга карата үзенең теләкләрен әйтте. «Җанисәп алучылар бик гадел булсыннар, һәр гаиләгә барып җитсеннәр, дөрес итеп язсыннар иде. Кешене башка халык итеп язылуга өндәүчеләр булырга тиеш түгел. Ул — закон тарафыннан рөхсәт ителми», — ди Гыйльметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100