news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: Мин баланың БДИны туган телендә тапшыра алуы яклы

Мәктәпләр БДИны туган телдә кабул итәргә әзер булырга тиеш.

Илдар Гыйльметдинов: Мин баланың БДИны туган телендә тапшыра алуы яклы
архив, Рамиль Гали

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Әгәр ихтыяҗ бар икән, баланың БДИны туган телендә бирү хокукын яңадан карап чыгарга кирәк. Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ"га биргән интервьюсында җиткерде.

"Мин моны күп тапкырлар әйттем, мин баланың андый хокукы булуы яклы. Әйтик, мин тарих фәнен татар телендә бирергә телим икән, миңа шундый хокук бирегез. Тапшырырмынмы, юкмы – монысы башка сорау. Тик иң мөһиме – мәгариф системасы миннән имтихан алырга әзер булсын. Кабул итәр өчен тиешле КИМнар (контрольно-измерительные материалы – ТИ) кирәк, ягъни, кирәкле инструментлар эшләргә кирәк", - дип саный депутат.

Әлеге инструментлар хәзер “туган тел” предметыннан кала бер предмет буенча да юк. Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, бу эшләргә тиешле киләсе тема. "Әгәр мәктәп кабул итәргә әзер икән, димәк, укучыларга шундый хокук бирергә кирәк", - дип белдерде депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100