news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ильдар Гыйльметдинов милли телләрне укытуны камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыйган

Барлык милли республикалардан җыелган тәкъдимнәр Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевага юлланган.

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Татарстаннан депутат - РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов барлык милли республикалардан диярлек телләрне укытуны камлләштерү буенча тәкъдимнәр җыйган. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов җиткерде.

Ул әлеге тәкъдимнәр Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевага юлланган булуын хәбәр итте.

Көн үзәгендә булган татар телен укытуга кагылышлы сорауга җавап биргәндә “Бердәм россияле” әлеге мәсьәләдә нокта куелганын җиткерде.

“Федераль канун шундый итеп төзелгән, без аны үтәргә тиешбез, анда федераль дәүләт белем бирү стандартлары турында язылган. Бары практика гына нәрсәдән баш тартырга, нәрсәгә омтылырга икәнлеген күрсәтә”, - дип шәрехләде ул.

Юрий Камалтынов тел мәсьәләсе буенча тәкъдимнәр әле булачагын кире какмады, “әмма алар партия характерында булыр микән”, - дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100