news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов Милләтләр эшләре буенча комитет рәисенә кандидат итеп расланды

Дәүләт Думасы комитет башлыкларын 5 октябрьдә сайлаячак.

(Мәскәү, 1 октябрь, «Татар-информ», Александр Долгов). "Бердәм Россия" фракциясе Татарстаннан депутат Илдар Гыйльметдиновны VII чакырылыш Дәүләт Думасына Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе вазифасына кандидат итеп раслаган.

Дәүләт Думасы комитетлар башлыкларын 5 октябрьдә сайлаячак.

Фракция утырышы Саклык банкы Университеты мәйданчыгында күчмә форматта узды. Искәртеп үтик: җитәкчелек вазифаларын фракцияләр арасында билгеләү килешүе буенча "БР" вәкилләре 26 комитетның 13ендә рәис вазифаларына ия булдылар.

Николай Николаев, Ольга Савастьянова һәм Дмитрий Морозов табигый ресурслар, милек һәм җир мөнәсәбәтләре, регламент һәм сәламәтлек саклау комитетлары рәисләре вазифаларына тәкъдим ителгән. Станислав Говорухин һәм Ольга Тимофеева - мәдәният, экология һәм әйләнә-тирәне саклау комитетлары җитәкчеләре вазифаларына.

Дәүләт төзелеше һәм конституцион, граждан, җинаять, арбитраж, процессуаль законнар буенча берләштерелгән комитет башлыгы вазифасына Павел Крашенинников, ә Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы комитетка Россия Тикшерү комитеты рәисенең элеккеге беренче урынбасары Василий Пискарев тәкъдим ителгән. Аның урынбасары итеп Кырымның элеккеге прокуроры Наталья Поклонская чакырыла, ул шулай ук Депутатларның керемнәре һәм милек вәкаләтләре дөреслеген контрольдә тоту комиссиясе рәисе вазифасына дәгъва белдерәчәк.

Мәгариф һәм фән министрлыгы комитетын җитәкләргә Вячеслав Никоновка тәкъдим ителәчәк, аның урынбасарлары вазифаларына - Любовь Духанина һәм Лариса Тутова.
Һава десанты гаскәрләре командающие Владимир Шаманов кандидатурасы Оборона комитеты җитәкчесе вазифасына расланган. Узган чакырылышта Бюджет һәм салымнар комитеты рәисе Андрей Макаров янә шул вазифага тәкъдим ителгән, Павел Завальный – Энергетика комитетына, ә Евгений Москвичев - Транспорт һәм төзелеш комитеты рәислегенә.

Шулай ук "бердәмроссиялеләр" парламентның тагын ике комиссияс вазифаларына кандидатлар тәкъдим иткәннәр. Депутат этикасы мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе - Отари Аршба, ә Оборона-сәнәгать комплексын үстерүне, оештыруны хокукый тәэмин итү комиссиясе җитәкчесе - Владимир Гутенев.

Халыкара эшләр комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп Светлана Журова тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100