news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: Мәгариф министрлыгына сораулар күп

Россия Дәүләт Думасында милли мөнәсәбәтләр буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов телләр мәсьәләсенә кагылышлы зур сөйләшү узачагын белдерде.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Алёна Низамова) Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов, Россия мәгариф министрлыгының телләрне саклау буенча эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә түгел, дип саный. Бу хакта ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Ком сәгате» тапшыруында белдерде.

Аның сүзләренә караганда, якын арада Россия төбәк вәкилләре катнашында туган телләрне саклау мәсьәләсенә кагылышлы зур гына сөйләшү узачак. Анда туган телләрне саклау буенча нәрсә эшләргә, ниндирәк программалар кирәк кебек сораулар күтәреләчәк.

«Россия мәгариф министрлыгына безнең бик күп сорауларыбыз бар: нишләп министрлык бу мәсьәләләр белән тиешле рәвештә шөгыльләнми, нигә дәүләт программаларында ул мәсьәләләр каралмаган, нишләп федераль югарылыкта туган тел әсбаплары юк?» – дип, Илдар Гыйлметдинов телләр мәсьәләсенә кагылышлы проблемаларның җитди рәвештә тикшереләчәген белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100