news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: Мәгариф өлкәсендә кимчелекләрне укытучылар белән хәл итеп була

Россия Думасы депутаты чит төбәктәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларына да ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерде.

Илдар Гыйльметдинов: Мәгариф өлкәсендә кимчелекләрне укытучылар белән хәл итеп була
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, мәгариф өлкәсендәге кимчелекләрне төбәк укытучылары белән уртага салып сөйләшеп кенә хәл итеп була.

«Татар теле укытучылары, татар үзәкләре җитәкчеләре белән очрашып, мәгариф өлкәсендәге кимчелекләрне бергәләп билгели алабыз. Без читтә яшәгән татарларны үзләрен генә калдырырга тиеш түгел», — диде ул журналистларга.

Илдар Гыйльметдинов татар мәктәпләре, татар класслары барлыгын искәртеп узды. «Без аларга ярдәм итәргә тиеш. Татарстан хөкүмәтенең төп бурычларының берсе — читтә яшәүче татарларга мәгариф өлкәсендә ярдәм итү. Без бу юнәлештә эшлибез», — диде ул.

Илдар Гыйльметдинов ярдәм күрсәтүнең бер юлын китаплар җибәрү, укытучылар өчен курслар оештыру, балаларга тел лагерьләре тәкъдим итүдә дип саный.

Укытучыларга ул түбәндәге проблемаларны атады: укыту әсбаплары җитеп бетмәү, кайбер өлкәләрдә бөтенләй татар теле һәм әдәбияты укытучылары булмау, һ.б. «Без аларны системалы рәвештә дәүләт программасы нигезендә әзерли алыр идек», — дип сөйләде ул.

«Яңа дәүләт федераль стандартларын кабул итәргә торабыз. Ул инде каралды, хәзер Россия Мәгариф министрлыгында тикшерү этапларын уза. Анда туган телләр дә бар, анда шулай ук республикада дәүләт теле буларак та туган телне өйрәнү стандарты каралган», — дип билгеләп үтте ул.

Гыйльметдинов мәктәпнең укыту программасын раславына басым ясады. «Анда ата-ананың да, башка дәүләт органнарының да бер катнашы юк. Зинһар, моңа игътибар итегез. Бер сәгать кенә укытыгыз, яки бөтенләй укытмагыз дип кемдер сезгә бу юнәлештә йогынты ясарга тырыша икән, миңа язып җибәрегез», — дип киңәш итте ул.

Очрашуда Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова министрның сәламләү сүзләрен җиткерде. Россия төбәге укытучылары белән очрашу-әңгәмә узганнан соң, аларга Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары «Хуш, авылым» спектаклен куйды.



Галерея: Дума депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм татар теле укытучылары очрашуыннан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100