news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: “Үлемсез полк” парад күрсәтү чарасы түгел

Депутат акцияне яшь буынга – балаларга, оныкларга күрсәтергә, аңлатырга кирәк дип әйтте.

Илдар Гыйльметдинов: “Үлемсез полк” парад күрсәтү чарасы түгел
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов “Үлемсез полк” гражданлык-патриотик акциясе хәрәкәтен парад күрсәтү чарасы түгел, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларны искә алу диде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Илдар Гыйльметдинов һәр елны әлеге акциягә коллегалары белән катнашырга чыгуын искәртеп узды. “Бирегә мин әниемнең әтисе – Малик Хафизов фотосурәтен тотып килдем. Ул сугыштан туган якка кайта, мәктәп директоры булып эшли. Без дә кечкенә булганбыз, сугыш турында бик сорамаганбыз, кызганыч”, - диде ул.

“Әти ягыннан дәү әтием сугыш башланганчыга кадәр яшьли үлеп китә. Әбием берүзе дүрт бала белән кала. Ул сугыш еллары турында сөйләми иде, психологик яктан да авыр булганын хәзер аңлыйм”, - диде ул.

“Без өлкән буынны хөрмәт итеп, искә алып тәрбияләндек. Яшьләр дә бездән үрнәк алсын иде дигән теләктә калам”, - диде депутат.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100