news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов Казанда музыкаль театр булырга тиеш дигән фикерне хуплады

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты бу хакта утырышның постановлениесендә калын хәрефләр белән язарга кирәклеген белдерде.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов, Казанда музыкаль театр булырга тиеш, дип белдерде. Бу хакта ул Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте.

“Бездә музыкаль театр булырга тиеш дигән фикерне хуплыйм. Бу хакта утырышның постановлениесендә калын хәрефләр белән язарга кирәк. Бүген бина булмаса, иртәгә, берсе көнгә булыр. Иң мөһиме, чыгыш ясый алырлык оешма булырга тиеш”, - диде Илдар Гыйльметдинов.

Депутат, шулай ук, Татарстанның барлык сәнгать мәктәпләренә фортепиано биреләчәген әйтте. “Бердәм Россия” төрле проектларны гамәлгә ашыра, шул исәптән, музыка мәктәпләренә ярдәм итә”, - дип ул 66 учреждениегә фортепиано биреләчәген белдерде. Быелмы, киләсе елгамы – әлегә ул монысын анык кына әйтмәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100