news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов – Казанда милли сәясәт мәсьәләләре каралачак

Конференциядә төрле төбәкләрдә таралып яшәүче татарларның телен, мәдәниятын саклау мәсьәләләре тикшереләчәк.

Илдар Гыйльметдинов – Казанда милли сәясәт мәсьәләләре каралачак
Султан Исхаков

(Казан, 12 май, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). 15-17 майда Казанда "Россия төбәкләрендә этникара мөнәсәбәтләр гармониясендә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм урыны" дигән темага төбәкара конференция узачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Россия Думасы депутаты, Россия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы әгъзасы, Татар федераль милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

"Конференциядә Россиянең 42 төбәгеннән катнашырга теләк белдерделәр, - ди Илдар Гыйльметдинов. - Милли автономия җитәкчеләре, милләтара мәсьәләләр белән шөгыльләнүче лидерлар киләчәк. Алар Казанда тәҗрибә уртаклашачак, бездә системалы рәвештә алып барыла торган милли сәясәт эшчәнлеге белән танышачаклар. Конференция кыссаларында эшче төркем утырышы оештыру да планлаштырыла. Россиядә күпмилләтле берләшмәләрнең рухи-әхлакый ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә милли-мәдәни автономия институтының әһәмияте, этник ватаннан читтә - милли-мәдәни автономия институты шартларында милләтне саклау мәсьәләләре дә каралачак".

Россиядә милли сәясәт эшчәнлегенең нәтиҗәлеген арттыру максатыннан оештырылган "Россия төбәкләрендә этникара мөнәсәбәтләр гармониясендә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм урыны" төбәкара конференциядә Россия Думасы депутатлары, Россия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы, Татарстан Дәүләт Советы әгъзалары, Россия төбәкләре һәм Татарстан хакимият органнары җитәкчеләре, Дуслык йорты, Россия халыкларының федераль милли-мәдәни автономия җитәкчеләре һәм активы катнашачак.

Конференциянең пленар утырышы 16 майда 14:00 сәгатьтә  Татарстан халыкларының Дуслык йортында узачак. Төбәкара конференцияне "Татар федераль милли-мәдәни автономиясе" иҗтимагый оешмасы оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100