news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов «Җиңү адымнары 2021» җиңүчеләрен бүләкләде

Бәйге Татарстанда дүртенче тапкыр уздырыла.

Илдар Гыйльметдинов «Җиңү адымнары 2021» җиңүчеләрен бүләкләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанның «Россия — минем тарих» паркында «Җиңү адымнары 2021» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Анда республикадан 1,5 мең мәктәп укучысы катнашкан. Тантанада Россия Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.

«”Җиңү адымнары" проектына мәктәп укучылары җәлеп ителгән. Еш кына моңа охшаш чараларда, лекцияләрдә аларга өлкәннәр мәҗбүриләп катнаштыра, әмма бу очракта алар үзләре инициатива белдерде. Яшь буын Бөек Җиңү турында бәйрәмнәрдә генә түгел, ә көн саен хәтерләргә тиеш», — диде ул.

«Җиңү адымнары» — Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган чаралар циклы. Һәр вакыйга аша яшь буында ветераннарга һәм аларның Җиңүгә керткән өлешенә мөнәсәбәт формалаша, диде Илдар Гыйльметдинов.

Бәйге Татарстанда дүртенче тапкыр уздырыла, ел саен анда катнашучылар саны арта.

«Һәр гаиләнең Бөек Ватан сугышы белән бәйле үз тарихы бар. Аны сакларга һәм җиңүчеләр турында беркайчан да онытмаска кирәк. Бу намус һәм кешелеклек сыйфаты, шуңа күрә ул вакытта илебез югалткан барлык корбаннар алдында безнең бурыч чиксез», — диде Татарстанның Җәмәгать палатасы рәисе Зилә Вәлиева. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100