news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Гыйльметдинов Дәүләт Думасында милләтләр эшләре буенча комитетны җитәкләргә мөмкин

Мәскәү бермандатлы округында Гыйльметдинов 74,7 процент тавыш җыйган иде.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, Дәүләт Думасының беренче утырышына бер атна кала, Генераль совет президиумы бердәмроссиялеләр билиячәк 26 комитетның 13е рәисе вазифаларына кандидатураларын тәкъдим итәргә тиеш.  җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайланган депутат Илдар Гыйльметдиновка Милләтләр эшләре буенча комитетны җитәкләргә тәкъдим ителәчәк, дип яза «Коммерсантъ» партиядәге чыганакка сылтама белән.

Элегрәк Гыйльметдинов яңа чакырылыш парламенты комитетларында Татарстаннан депутатларның "әйдәп баручы рольләр"гә өметләнүен белдергән иде.

Искәртеп үтик: 18 сентябрьдә Россиядә җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары узды. Парламентта Татарстан депутатларына бирелгән 16 урынны да бердәмроссиялеләр билиячәк. Мәскәү бермандатлы округында Гыйльметдинов 74,7 процент тавыш җыйган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot