news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов Дәүләт Думасы Милләтләр эше комитеты рәисе итеп расланды

Айрат Хәйруллин һәм Александр Сидякин Дәүләт Думасы комитетлары рәисләре урынбасарлары булдылар.

(Казан, 5 октября, «Татар-информ», Александр Долгов). Бүген җиденче чакырылыш Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутаты, татарларның Федераль милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Илдар Гыйльметдинов Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе итеп расланды.

Исегезгә төшерәбез: Илдар Гыйльметдинов кандидатурасы әлеге вазифага «Бердәм Россия» Генераль советы президиумы тарафыннан 28 сентябрьдә тәкъдим ителгән иде. 30 сентябрьдә Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» партия фракциясе Татарстаннан депутат кандидатурасын раслады.

Шулай ук бүген Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутатлар Айрат Хәйруллин һәм Александр Сидякин Дәүләт Думасы комитетлары рәисләре урынбасарлары постын биләделәр.

Айрат Хәйруллин Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, ә Александр Сидякин Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм торак сәясәте комитеты рәисенең беренче урынбасары булды. Комитет рәисләре һәм урынбасарлары итеп раслау карарын исемлек буенча, депутатлар бертавыштан кабул итте.

Исегезгә төшерәбез: элек «Бердәм Россия» һәм оппозицион партияләр арасында комитет рәисләре вазифасы тигез бүленгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100