news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: “Бюджет бик киеренке булачак”

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов кунакта булды

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Нина Нарыкова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференция кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Физкультура, спорт комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов беренче укылышта кабул ителгән 2010 елга һәм 2011–2012 елларга Россия бюджеты проектын шәрехләде.
“Бюджет бик киеренке булачак. Дефицит 3 триллион сумга якын тәшкил итә. Керем өлеше 6,9 триллион сум тәшкил итәр дип планлаштырыла, ә чыгым өлеше - 9,8 триллион. Шуңа күрә дефицитны резерв фонды һ.б. исәбенә торгызырга туры киләчәк. Тышкы бурыч та үсәчәк”, - диде Илдар Гыйльметдинов. Бу вәзгыятьтә коточкыч нәрсә юк дип тә ышандырды ул. Социаль өлкәләргә килгәндә, пенсия белән тәэмин итү вазыйфалары башкарылачак һәм 2010 елда уртача хезмәт пенсиясе 8107 сумга җитәчәк, дип ышандырды депутат.
“Бу дәүләт ягыннан җитди чыгымнар. Пенсия фонды үзе мондый акчалар җыя алмый, бюджеттан зур дотацияләр булачак. Әлбәттә, болар барысы да билгеле киеренкелек тудыра, бизнеска йөкләнеш 34 процентка кадәр артачак, дип билгеләп үтте Илдар Гыйльметдинов. Әмма аның сүзләренчә, Россиядә пенсионерлар күп (38 миллион) һәм ел саен аларның саны арта. Пенсияне арттыру турында уйларга кирәк. Сыра продукциясенә акцизларны арттыру нәтиҗәсендә федераль бюджетка керем 61 миллиард сумга якын тәшкил итәргә тиеш. Ягулык һәм мотор маена да акцизлар артачак.
Депутатларны 2010 елдан башлап социаль иминият фондының җәйге ялны финанслаудан туктавы – вәкаләтләр төбәк дәрәҗәсенә тапшырылуы борчый. “Бу мәсьәләләрне барыбызга бергә хәл итәргә кирәк, алар әлегә ачык калды”, - дип саный Илдар Гыйльметдинов.
Спорт өлкәсенә каралган акчалар бюджетта сакланачак. Бары тик алдан билгеләнгән 3,9 миллиард сумга киметү генә булачак, бу спорт паспорты мәсьәләсе вакытлыча хәл ителмәве белән бәйле. “Безне бюджетта Казанда 2013 елгы Универсиада объектлары төзелешенә акча бүлеп бирелүе аерым билгеләнү шатландыра. Ул 9,9 миллиард сум”, - дип билгеләп үтте Илдар Гыйльметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100