news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ильдар Гыйльметдинов: БДИны туган телдә тапшыруны канун нигезендә беркетергә кирәк

Сүз моны мәҗбүри кую турында түгел, ә шундый хокук бирү турында бара, дип белдергән Россия Дәүләт Думасы депутаты.

Ильдар Гыйльметдинов: БДИны туган телдә тапшыруны канун нигезендә беркетергә кирәк
Султан Исхаков

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). БДИны туган телдә тапшыра алу хокукын закон нигезендә беркетергә кирәк, дип белдергән сишәмбе “Россия бүген” халыкара мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов. Бу хакта РИА “Новости” яза.

“Миңа “Сез Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә тапшыруга ничек карыйсыз?” дигән мөрәҗәгатьләр күп килә. Үземнең кеше буларак шәхси һәм дә депутат позициямне рәсми рәвештә җиткерәм. Мин баланың имтиханын туган телендә тапшыру хокукына, закон нигезендә беркетелгән хокукка ия булуын хуплыйм. Сүз аны мәҗбүри кую турында түгел, хокукка ия булу турында бара”, - дип белдергән Илдар Гыйльметдинов  21 февраль көнне билгеләп үтелгән Халыкара туган тел көненә багышланган матбугат конференциясендә. 

Шул ук вакытта ул чишәргә кирәк булган башка сорауларның да килеп тууын искәрткән. Моңа имтиханга әзерләнү дә, укытучылар әзерләү дә, контроль-үлчәү материаллары да керә дигән ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100