news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: Бар өметебез яшьләрдә

“Без булдырабыз!”, дип кенә йөреп булмый, ди депутат.

Илдар Гыйльметдинов: Бар өметебез яшьләрдә
Расих Фасхутдинов

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов Яшь татар лидеры мәктәбе делегатлары белән очрашты. Очрашу вакытында ул киләчәктә яшьләргә өметен белдерде.

“Безнең бар өметебез яшьләрдә. “Без булдырабыз!”, дип кенә йөреп булмый, нәрсәдер эшләргә кирәк. Эшләргә вакыт җиткәч, беркем дә калмый, ә сөйләнеп йөрергә барыбыз да булдырабыз. Безнең автономия дә төбәкләргә булышырга әзер, төрле грантлар тутырырга, конкурсларга катнашырга ярдәм итәбез”, - дип сөйләде Илдар Гыйльметдинов.

Илдар Гыйльметдинов яшьләргә “Идел” яшьләр үзәге, Россия һәм Татарстан оештыра торган чаралар белән таныштырып китте, Бөтендөнья татар яшьләре көннәре һәм Яшь татар лидеры мәктәбенең оешу тарихын сөйләп китте.

Илдар Гыйльметдинов “Идел” яшьләр үзәге оештыра торган чараларда еш катнаша. Ул инде Яшь татар лидеры мәктәбе делегатлары белән шәхсән таныш һәм аларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын белдерә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100