news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов Бөтендөнья мигрантлар һәм качаклар көне уңаеннан котлады

"Нәкъ менә диалог юлында һәм хөкүмәтнең җәмәгатьчелек белән уртак эш барышында яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә гарантия бар", диелә котлау текстында.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйлметдинов Бөтендөнья мигрантлар һәм качаклар көне белән котлады. Котлау тексты Дәүләт Думасының рәсми сайтында урнаштырылган.

"Гомер-гомергә кешеләр урыннан урынга күченәләр, кемдер яңа перспективалар эзләсә, кемнәргәдер хәрби бәрелешләрдән, эзәрлекләүдән, терроризмнан качырга туры килә.

Бүгенге заман кешесе өчен күченеп йөрү инде нормага әверелеп килә, миграция моңарчы күрелмәгән масштабка һәм характерга ия. Статистика буенча ул барлык илләрдә бар. 2015 елда миграция агымы 244 миллион кешене тәшкил иткән, шуларның 65 миллионы мәҗбүри күченеп йөрүчеләр, алар хисабында 21 миллион качак һәм 3 миллион качу урыны эзләүчеләр. Бу кешеләр үзләре барган илнең кътисади климатына тәэсир итә, дәүләттән өстәмә игътибар таләп итә", диелә тәбрикләү текстында.

Илдар Гыйльметдинов Россиянең мигрантлар буенча икенче урынны тотуын, шуңа да милләтара мәсьәләләрдә читтә кала алмавын билгеләп үтә һәм миграциянең алар эшчәнлегендә мөһим юнәлешләрнең берсе булуын ассызыклый, Парламентның бу юнәлештә озак вакытлы перспективалар белән эшләүләрен җиткерә. "Законда инде күп эшләнелде. Соңгы елларда Дәүләт Думасы Россиягә миграция агымын җайлаштыру буенча контрольгә кагылышлы тулы бер законнар пакетын кабул ителде",  ди ул.

Мигрантларны адаптацияләү һәм интеграция буенча мәсьәләрне чишүдә коммерцияле булмаган иҗтимагый берләшмәләрне, милли-мәдәни автономияләрне, диаспораларны һ.б. актив тартып башкарып чыгу мөмкинлегендә аның ышанычы зур. "Нәкъ менә диалог юлында һәм хөкүмәтнең җәмәгатьчелек белән уртак эш барышында яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә гарантия бар", диелгән котлау текстында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100