news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Гыйльметдинов: “Ана капиталы программасы” бетә дигән сүзләр дөрес түгел”

РФ Дәүләт Думасы депутатлары бу программа вакытын озайту хакында сүзләр алып бара

 (Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2015 нче елда ана капиталы 453 мең сум тәшкил итәчәк.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

“Ана капиталы программасы” 2015 нче елга кадәр исәпләнгән иде. Киләсе елга бу программа бетәчәк диючеләр ялгыша, чөнки ул әле ел дәвамында эшләячәк. Моннан тыш, депутатлар 2016-2017 нче елларда да программаны дәвам иттерү турында сүз алып бара. “Ана капиталы программасы” нәтиҗәсендә, илдәге демография мәсьәләсе уңай якка үзгәрде. Россиядә хәзер 146 миллионнан артык кеше яши”, - диде ул.

“Ана капиталы”н Россиядә 5,5 миллион гаилә алган, шуларның 3,7 миллионы бу капиталдан файдаланган. Файдаланучыларның 90 проценты капиталны торак шартларын яхшыртуга тоткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot