news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: Алдагы биш елда шәһәр янындагы бистәләргә күбрәк игътибар кирәк

«Безнең республика ямьләнә, матурлана, безнең кырык район үзәге, бистәләребез бар, андый төзеклек һәм матурлык бер регионда да юк», — диде депутат.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Алдагы биш елда шәһәр янындагы бистәләргә күбрәк игътибар бирергә кирәк. РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов шулай дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Президентының инаугурация тантанасы алдыннан әйтте. 

«Без проектлар, программалар турында күп сөйлибез. Аллаһ боерса, алар барысы да ахырына кадәр җиткерелер һәм әле яңалары пәйда булыр. Мәсәлән, безгә шәһәр янындагы бистәләргә күбрәк игътибар бирергә иде. Осиново, Васильево, Залесныйда әле күп кенә мәсьәләләр хәл ителмәгән. Юлдан башлап, төрле социаль-мәдәният объектларына кадәр тиешле күләмдә юк дип әйтәсе килә», — диде Илдар Гыйльметдинов.

Ул моның зур мәсьәлә булуын һәм ничек тә булса федераль программаларга керү омтылышы булачагын әйтте. «Безнең партия аркылы шушы бистәләрдә юл, объектлар төзү буенча ничек тә эшлисе иде. Без дә, бәлки, ниндидер юнәлешле шундый федераль программаларга керербез дигән фикердә торам, шуңа күрә эшләр күп», — диде депутат.

«Аллаһ боерса, мин республика тагын матуррак, ямьлерәк булыр дип уйлыйм. Гадәттә Казан турында гына сорау бирәләр, безнең республика да ямьләнә, матурлана, безнең кырык район үзәкләре, бистәләребез бар, андый төзеклек һәм матурлык бер регионда да юк дип әйтәсем килә.  Бу юнәлештә күп эш алып барыла», — дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100