news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: Якын арада мәгариф тармагында төп проблема кадрларга кытлык булачак

«Авыл укытучысы» федераль программасы гына бу проблеманы хәл итә алмый, дип саный депутат.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов якын арада мәгариф тармагында төп проблема кадрларга кытлык булачагын искәртте.

«Вакыт узу белән кадрлар кискен җитмәячәген күрәбез. Нәрсә генә эшләмик, өлкән сыйныфта укучылар укытучылыкка атлыгып тормый», - диде Илдар Гыйльметдинов Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышында.

Аның фикеренчә, «Авыл укытучысы» федераль программасы гына бу проблеманы хәл итә алмый. Депутат яңа федераль проектларны формалаштыру эшенә кушылырга өндәде.

«Беренче чиратта, хезмәт хакын арттыру, соцпакет, арттырылган стипендияләр түләү, максатчан укыту, торак бирү кебек сорауларны карарга кирәк. Бу мәсьәләдә комплекслы караш мөһим», - дип белдерде.

«Мәктәптә төп кеше – зал, интерактив такта түгел, ә педагог. Шуны аңламасак, тырышлык бушка китәчәк. Кайбер районнарда да мәктәпләр буш калачак», - диде Илдар Гыйльметдинов. Депутат бу мәсьәләләр буенча эшче төркем булдырылганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100