Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдар Гыйльметдинов: Укытучыларга хезмәт хакын күтәрмәсәк, бөтен тырышлыгыбыз әрәм була
Марат Әхмәтов Илдар Гыйльметдиновның тәкъдиме белән килеште һәм «25-30 мең хезмәт хакы белән кешене бәйләп тотып булмый», – дип белдерде.
Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов укытучыларга хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен күтәрде.
«Укытучыларга хезмәт хакын күтәрмәсәк, мәгариф тармагындагы бөтен тырышлыгыбыз әрәм була. Төбәкләр белән бергә бу мәсьәләне кабат күтәрергә кирәк. Бездә эшче төркем моның белән шөгыльләнә, күзаллау бар. Аңлашыла, хәзер иң яхшы чор түгел, ләкин аны этаплап булса да тормышка ашырырга кирәк», – диде Илдар Гыйльметдинов 20 октябрьдә Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Илдар Гыйльметдиновның тәкъдиме белән килеште һәм «25-30 мең хезмәт хакы белән кешене бәйләп тотып булмый», – дип белдерде.
«Татарстанның мәгариф челтәрендә 77 мең хезмәткәр эшли. Әгәр аларның хезмәт хакын 10 мең сумга арттырыйк, дип кенә санасаң да, 1 млрд сумнан артык өстәмә ресурс кирәк. Бөтен категориянең дә хезмәт хакын берьюлы ничек арттырып була икән? Аның өчен федераль карарлар кирәк. Министрлык белән берлектә мөмкин кадәр кызыксындыру чараларын өстәү мәсьәләсен уйлашырбыз. Әлбәттә, төрле хисаплар ясап, Татарстан Рәисенә мөрәҗәгать итәрбез. Бүген ил язмышы өчен көрәш барганда икътисадның нык булуы да кирәк бит», – диде Марат Әхмәтов.
Комиссия утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин атнасына 18 сәгать укыткан укытучының айлык хезмәт хакы 19-20 мең сум икәнен әйтте. Атнага 24 сәгать дәрес бирүчеләргә аена 27 мең сум каралган. Министр сүзләренчә, яшьләрнең күбесе 2 ставкага эшли һәм 50-60 мең сум хезмәт хакы ала, ләкин нормадан артык дәресләр үткәреп, «укыту сыйфаты мәсьәләсе туа».
«Бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителмичә, профессиягә яшьләрне китереп булмый», – диде Илсур Һадиуллин.
Министр яшьләрне мәгариф системасына беркетү өчен Татарстанда түбәндәге ярдәм чаралары гамәлгә ашырылуын санап үтте:
- Агымдагы елның 1 гыйнварыннан башлап, 3 ел дәвамында яшь укытучыларга ай саен өстәмә 2,5 мең сум каралган.
- Федераль бюджет хисабына сыйныф җитәкчеләре ай саен 5 мең сум күләмендә акча ала. Шул ук вакытта республика түләүләре дә саклана – сыйныф өчен 550 сум һәм һәр укучы өчен 80 сум бирелә.
- Авыл җирендә яшәп эшләүче педагогик хезмәткәрләргә торак, җылылык һәм электроэнергия өчен түләүләргә субсидияләр бирелә.
- Кайбер муниципаль районнар тарафыннан җирле бюджет хисабына яшь укытучыларга эшкә урнашканда матди ярдәм күрсәтелә. Шулай ук торак белән ярдәм итүче районнар да бар.
- Мәгариф хезмәткәрләре социаль ипотека программасында катнаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз