news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: Техникумнарда татарча укытырга беркем комачаулык итми

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов техникум, вузларда татарча укыту мөмкинлекләре турында фикерләрен җиткерде. 

"Техникум-училищелар бар, татар телен анда ничек укытабыз? Укытабызмы, гомумән? Чынлап торып системалы рәвештә бу эш барамы? Техникумда һәрберсендә укыту төрлечә. Кем комачаулык итә шул техникумнарда, ресурс үзәкләрендә татарча укытырга? Беркем комачауламый. Үзебездән генә тора. Ә анда бик күп балабыз укый - 55 процент", - диде Илдар Гыйльметдинов "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" республикакүләм форумында.

"Югары уку йортларында кызыксынганыбыз бармы? Татарча ниндидер дәресләр бармы? Кем комачаулык итә вузлар белән эшләргә? Бернинди каршылык юк, ләкин без моның белән шөгыльләнмибез. 11 класста ник бала татар теленнән имтихан бирми дигән мәсьәлә туа. Ә ул аны биреп, кая керә? Шуңа бирми дә ул аны", - ди Илдар Гыйльметдинов. Ачы хакыйкатьне зал алкышлап хупларга мәҗбүр булды.

Аның сүзләренчә, чыгарылыш укучылар укырга керергә файдалырак дип, имтиханга җәмгыять белемен сайлый.

Безгә шул турыда уйларга кирәк: уку йортларын татарча укытуга ничек кызыксындырырга? Шуннан соң имтихан турында уйларга була", - диде Гыйльметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100