news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: Съездда яңгыраган төп фикерләрнең берсе – балалар белән эшләү

Татар конгрессы съездында яңгыраган фикерләрне туплап, аларны тормышка ашыру буенча Татарстан һәм төбәкләр өчен юл картасын төзергә кирәк, ди ул.

Илдар Гыйльметдинов: Съездда яңгыраган төп фикерләрнең берсе – балалар белән эшләү

Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов Бөтендөнья татар конгрессы съездында яңгыраган фикерләрне чынга ашыру өчен яшьләр белән эшләргә кирәк дигән фикердә.

«Яшьләр белән эшләсәк, дөрес юлдан барачакбыз. Съездның төп фикерләренең берсе дә – балалар белән эшләү. Минтимер Шәймиев та балаларга игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. Гомумән, конгресста да, съездларда да яшьләр күбрәк булырга тиеш», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, съезд барышында яңгыраган фикерләрне туплап, аларны тормышка ашыру буенча Татарстан һәм төбәкләр өчен юл картасын төзергә кирәк. «Әйе, резолюцияне кабул иттек, әмма анда гомуми сүзләр язылган. Аны тормышка ашыру өчен юл картасы кирәк», – ди ул.

Ул яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе нигезендә киләчәктә ничек хәрәкәтләнүгә карата күзаллау булуын әйтте. 

«Без күбрәк практик юнәлештә эш алып барабыз, яшьләр белән эшлибез. Күптәнге, сыналган эшләү методлары бар. Һаваны тибрәтеп «беттек, үләбез» дип кенә яшәп, татар тормышын алып барып булмый. Практик яктан эшләргә кирәк. Тел мәсьәләсенә килгәндә, зарланырга түгел, булган бөтен мөмкинлекләрне тулысынча  файдаланырга кирәк, ә алар бик күп. Мәгариф системасында киртәләр дигәнне дә мин аңлап бетермим. Татарстанда да мәктәпләр ачыла, татарча укыту бар. Күбесе эшне оештыручылардан, ихтыяҗдан тора», – ди депутат.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100