Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илдар Гыйльметдинов: Республикадагы мәсьәләләрне федераль дәрәҗәдә хәл итү бурычы тора
Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов республика программаларын федераль дәрәҗәгә кертеп җибәрүнең мөһим булуын әйтте.
«Башка төбәкләрдән аермалы буларак, республиканың 40ка якын программасы бар. Алар нык әһәмиятле. Татарстан Рәисе, аның командасының һәм безнең бурыч – шушы программаларны саклап калу һәм федераль программаларда да катнаштырып, барысын да хәл итү», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, Рәис соңгы вакытта коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләрне контрольгә алды.
«Су, җылылык бирү мәсьәләләре кискенләшеп китте. Боларны биш ел эчендә тулаем хәл итеп бетерә алмасак та, ахырга кадәр җиткерербез, дигән фикердә торам. Шуңа күрә бу бурычларны хәл итү әйбәт булачак», - диде депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз