Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илдар Гыйльметдинов: Берничә тел өйрәтү эше балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш
Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, берничә тел өйрәтү эше балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш. Бу фикерен ул Казанның «Адымнар» күп телле белем бирү мәктәбендә «Бердәмлек күптөрлелектә: күп телле этномәдәни белемнең заманча практикалары» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә белдерде.
Илдар Гыйльметдинов берничә тел өйрәтү эшендә мәктәпкә һәм гаиләгә генә таяну дөрес түгел дип саный. «Бөтен игътибар мәктәпкәчә белем бирү системасына юнәлтелергә тиеш. Балалар өч-дүрт яшькә кадәр тиз сеңдерә һәм үзләштерә. Яһүд һәм япон программалары да шуңа йөз тота. Балаларны кызыклы итеп, уен формасында телләр дөньясына алып керергә кирәк. Аннары инде бу эш мәктәптә дәвам иттереләчәк», – диде Илдар Гыйльметдинов.
Депутат әйтүенчә, киләчәктә балалар бакчаларында телләр өйрәтү эшчәнлегенә зуррак басым ясалачак. Моның өчен бик күп кызыклы проектларны эшкә җигәргә була, дигән фикердә Илдар Гыйльметдинов.
Депутат 2026 елның Россия халыклары бердәмлеге елы булуын искәртте. Ул сораштыру нәтиҗәләре буенча 70 проценттан артык кеше илдә шул ел игълан ителүен теләгәнен әйтте. «Бүген безнең күп милләтле халкыбызның бердәмлеге аеруча мөһим. Бер-беребезгә хөрмәттән, төрле халыкларның телләренә, мәдәниятләренә, традицияләренә ихтирамнан башка яшәп булмый. Тел мөһим урынны алып тора. «Тел булмаса, халык юк», - дип әйтәләр бит. Шуңа күрә безгә шушы күп теллелекне сакларга кирәк, ул – безнең хәзинә», – диде.
Илдар Гыйльметдинов төрле халыкларның телләрен, мәдәниятләрен саклау буенча федераль дәрәҗәдә күп эш башкарылуын билгеләп узды. Россия Президенты тарафыннан милли сәясәт стратегиясе имзаланганын, Хөкүмәт тарафыннан чаралар планы расланганын искәртте. «Элек булмаган бөтен кирәкле карарлар кабул ителгән. Алар төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә гамәлгә ашар дип өметләнәм. Хәзер безнең бурыч – барлык карарларның практикада гамәлгә ашуы. Бу эштә педагогның роле бик зур», – диде депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз