news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: Җанисәп нәтиҗәләрендә милләтен күрсәтмәгәннәр ике тапкырга артачак

«2010 елда бу күрсәткеч 5,5 млн кеше булса, әлеге җанисәптә күрсәткеч 2 яки 2,5 тапкырга артып китәчәк», - диде Россия Дәүләт Думасы депутаты.

Илдар Гыйльметдинов: Җанисәп нәтиҗәләрендә милләтен күрсәтмәгәннәр ике тапкырга артачак
Салават Камалетдинов

Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләрендә милләтен күрсәтмәгән кешеләрнең артык булачагын әйтте.

«Шуны әйтә алам: 2010 елда бу күрсәткеч 5,5 млн кеше булса, әлеге җанисәптә күрсәткеч 2 яки 2,5 тапкырга артып китәчәк. Декабрьдә Бөтенроссия җанисәбе нәтиҗәләре белән танышмакчы идек, әмма нәтиҗәләр әле әзер түгел. Нәтиҗәләрне киләсе елда гына әйтәчәкләр», - диде ул журналистларга Татарстан Дәүләт Советында узган Россиянең Дәүләт милли сәясәте стратегиясенең беренче дистә ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында.

Аның фикеренчә, бу – җанисәпнең пандемия вакытына туры килүе белән бәйле. «Әгәр халык санын алучының кеше өенә керү мөмкинлеге булмый икән, калган мәгълүматларны йорт кенәгәсеннән (домовая книга) алалар. Халык санын алучы булып йөргән танышларым бар, алар кешеләрнең ишек ачмаулары турында әйткән иде», - диде ул.

Әлегә Росстат җанисәптә милләтләргә кагылышлы мәгълүматларны күрсәтмәде. Илдар Гыйльметдинов үзендә мәгълүматларның булуын әйтте. «Мин сезгә караганда күбрәк беләм», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100