news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Гыйльметдинов: I сыйныфта туган телне укытуны кыскарту тәкъдиме белән килешмим

Илдар Гыйльметдинов: I сыйныфта туган телне укытуны кыскарту тәкъдиме белән килешмим
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов мәктәпләрдә туган телне укыту сәгатьләре кыскартылырга тиеш түгеллеген әйтте. Ул Казанның «Адымнар» күп телле белем бирү мәктәбендә «Бердәмлек күптөрлелектә: күп телле этномәдәни белемнең заманча практикалары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылышында ясаган чыгышында шулай дип белдерде.

«Мәктәпләрдә туган телләрне өйрәнү сәгатьләре кыскаруына юл куелырга тиеш түгел. I сыйныфта туган телне бер сәгатькә киметергә тәкъдим иткән соңгы карар белән килешмим. Ни өчен нәкъ менә туган тел? Бу бит мөһим предметларның берсе!» – диде Илдар Гыйльметдинов.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Аның сүзләренчә, туган телгә предмет итеп кенә карарга кирәкми, «ул – тарих, традицияләр һәм халыкның киләчәге».

«Бала кайда гына булса да, туган телен өйрәнү мөмкинлеге булырга тиеш. Туган телләрне өйрәнү сәгатьләрен кыскарту буенча бүтән бернинди карарлар булдырмау юнәлешендә эшләячәкбез», – диде депутат.

news_right_1
news_right_2
news_bot