Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдар Фатыйхов республикада медицина өлкәсендә ихтыяҗ булган белгечлекләрне атады
Министр урынбасары сүзләренә караганда, былтыр хосусый оешмалардан килүчеләр, китүчеләргә караганда, күбрәк булган.
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республикада иң зур кытлык анестезиолог-реаниматолог, ашыгыч медицина хезмәте табиблары, фтизиатрлар, паталоганатомнар, кардиолог, офтальмолог, неонатолог, лор-табибларга. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов әйтте.
«Шушы белгечлекләр арасында уңай үзгәреш анестезиолог-реаниматологларда. Былтыр 76 анестезиолог килде. Бу бик яхшы сан. Ординатурадан соң, башка төбәкләрдән социаль ярдәм чараларына безгә эшләргә килделәр», — диде ул.
Илдар Фатыйхов, шулай ук, 9 ар ашыгыч ярдәм табибы һәм фтизиатлар, 36 кардиолог, 43 офтальмолог, 25 лор табиб эшкә килгәнен әйтте. «Бу юнәлешләр буенча дефицит саклана, ләкин кими бара», — диде. Ул "Татар-информ" хәбәрчесенә медицина хезмәткәрләренә ихтыяҗ республика районнарында якынча бертөрле булуын әйтте.
Хосусый медицина оешмаларына килү яки китүгә килгәндә, министр урынбасары сүзләренә караганда, былтыр хосусый оешмалардан килүчеләр күбрәк. 153 табиб килгән, 109ы киткән. «Дәүләт сәламәтлек саклау системасына кайту буенча уңай баланс күзәтелә», — диде министр урынбасары.
Илдар Фатыйхов сүзләренчә, сәламәтлек саклау тармагына былтыр 1565 табиб килгән, 1285 табиб киткән. «Аермасын карасак, үсеш саклана. Былтыр 280 табиб өстәлгән, алдагы елда бу күрсәткеч 221гә тәңгәл.
«Табибларны җәлеп итү проблемасы әле актуаль. Бүген табибларга ихтыяҗ 1500 тирәсе», — диде министр урынбасары. Аның сүзләренчә, 970 кеше амбулатор звенога, 530 стационар оешмаларга җитми. Табиблар белән тәэминат 10 мең кешегә 35,4 дәрәҗәсендә. Фельдшерлар белән тәэминат 10 мең кешегә 92,3 дәрәҗәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз