news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рязань татарлары автономиясе җитәкчесе «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

Рязань өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Бикуев Татарстан Республикасының «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Медальне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2 августта Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышында төбәкләрдәге татар милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре һәм активистларын, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен бүләкләү кысаларында тапшырды.

Илдар Бикуев фикеренчә, бу аның шәхси бүләге генә түгел, ә мәдәният, тел, тарихи хәтерне торгызу буенча Рязань өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни автономиясенең казанышларын һәм тырыш хезмәтен тану да.

Быелның июнендә Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачылу әлеге көндәлек хезмәтнең мөһим һәм истә кала торган бер нәтиҗәсе булды. РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы яклавы астында узган әлеге проектны гамәлгә ашыруга Илдар Бикуев һәм ул җитәкләгән Рязань өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни автономиясе дә зур өлеш кертте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100