Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илдар Баязитовка актив иҗтимагый эше өчен Татарстан Президенты премиясе тапшырылды
Рөстәм Миңнеханов коронавирус белән бәйле изоляция чорында Баязитовның «Тормыш юлы» акциясен оештырып, 97 мең мохтаҗ кеше ярдәм алганын әйтте.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Кремлендә, Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш керткән өчен, ТР Президенты премиясе лауреатларына мактау билгеләре һәм дипломнар тапшырылды. Лауреатларның берсе — Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Илдар Баязитовның эшчәнлегенә бәяләмә бирде. «Илдар Баязитов актив хәйрия эшчәнлеге алып бара. «Ярдәм» фонды карамагында күрү буенча һәм ДЦП диагнозлы инвалидларга Россиядә бердәнбер укыту-тернәкләндерү үзәген ачты. Изоляция чорында «Тормыш юлы» акциясен оештырып, 97 мең мохтаҗ кеше ярдәм алды», — диде.
Илдар Баязитов «Татар-информ» хәбәрчесенә фондның унбиш елдан артык эшләвен искәртте. «Безнең тернәкләндерү үзәгендә төрле категория инвалидлар бар. Пандемия вакытында „Тормыш юлы“ акциясен оештырып, көненә 2 мең кешегә кайнар ризык тараттык. Дарулар белән дә, башка төрле ярдәм дә күрсәттек. Бу премияне бөтен коллективның, волонтерларның эшчәнлеген күрә белү дип кабул итәбез», — диде.
Ел саен премия җәмәгатьчелек танылуы алган эшчәнлек һәм проектлар, гражданнар җәмгыяте өлкәсендә фәнни тикшеренүләр өчен Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларына тапшырыла. Гражданнарга 250 шәр мең сумлык өч премия, оешмаларга 400 әр мең сумлык биш премия тапшырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз