news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Баязитов сайлауда: Коръәндә җәмгыять белән элемтәдә булырга тиешлегебез күренә

Илдар Баязитов сайлауда: Коръәндә җәмгыять белән элемтәдә булырга тиешлегебез күренә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов Россия Президентын сайлауларда катнашты. Ул Казанның 94нче гимназиясендә урнашкан 159нчы сайлау участогында тавыш бирде.

«Коръән Кәримдә һәм Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) хәдисләрендә җәмгыять белән элемтәдә булырга тиешлегебез күренә. Мөселман кешесе аерым булырга тиеш түгел, шуңа без үзебезнең җәмгыять өчен җаваплы. Мин 18 яшь тулгач сайлауларга йөри башладым. Аның мөһимлеге билгеле. Әйткәнемчә, һәр мөселман хөкүмәт, җәмгыять өчен җаваплы. Шуңа күрә без үзебезнең тавышны бирергә тиеш. Мин мөселманнарны, дин әһелләрен сайлауда катнашырга чакырам. Без бу хакта мәчетләрдә дә әйтәбез. Сорауларга да җавап бирәбез», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул ураза тотуның тавыш бирүгә берничек тә комачауламавын ассызыклады. «Рамазан аенда үзебезнең бердәмлек, җәмгыятьтә тоткан урыныбыз турында искә төшерәбез», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100