news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Баязитов колонияләргә йөрүче имамнарга хезмәт хакы түләү мәсьәләсен күтәрде

Әлегә күп кенә имамнарга "Ярдәм" милли хәйрия фонды акча түли.

(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Төзәтү учреждениеләренә йөрүче имамнарга хезмәт хакы түләү – иң авырткан нокталарның берсе. Бу хакта "Ярдәм” фондында Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов белдерде. Биредә кичә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе каршындагы Җинаять-җәза системасы эшчәнлеге проблемалары буенча иҗтимагый совет утырышы узды. Аның эшендә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, иҗтимагый совет рәисе Рафаэль Дәүлиев, Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик, элек хөкем ителгәннәр өчен "Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Азат Гайнетдинов һәм башкалар катнашты.

Илдар Баязитов журналистларга хөкем ителгәннәрне дингә тартуның уңай нәтиҗәләре күренүен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, дингә якынайган кешеләр арасында, иреккә чыккач, яңадан җинаять юлына аяк басучылар аз күзәтелә. "Алар заманында хата эшләгәннәрен аңлый. Кайберәүләрнең үткәне яман булса да, киләчәге бик яхшы була", – дип белдерде ул.

Илдар Баязитов утырышта ясаган чыгышында моның бик әһәмиятле эш булуын, төзәтү учреждениеләрендә тәрбия эше дин әһелләре контролендә алып барылырга тиешлеген әйтте.

"Безнең имамнар мәчетләргә йөри. Әмма хезмәт хакы мәсьәләсе әле хәл ителмәгән, шуңа күрә күп кенә имамнарга “Ярдәм” милли хәйрия фонды үз хисабыннан акча түли. Алар бушлай йөри алмавын аңлыйбыз, моңа вакыт та, бензин да кирәк. Күбесенә берничә чакрым ераклыкка барырга туры килә. Мәсәлән, Әлмәттәге колониягә – Лениногорск имамы, Менделеевск колониясенә – Алабуга имамы бара. Шуңа күрә бу безнең өчен авырткан нокталарның берсе", – диде имам-хатыйб. Ул колонияләрдә имамнар белән очрашуда дин тотучы мөселманнарны борчый торган мәсьәләләр күтәрелгән очракта, алар Җәзаларны үтәтү идарәсенә җиткереп барылачагын әйтте.

Илдар Баязитов иректән мәхрүм итү урыннарында наркотикларга бәйле кешеләргә, инвалидларга да игътибар юнәлтелүен билгеләп узды. "Без аларга пандуслар, барлык кирәкле шартлар тудырып бетереп булмавын аңлыйбыз, әмма еш кына күп әйбер үзләре белән бергә шунда җәза үтәүче кешеләрдән дә тора. Янәшәдәгеләрнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу әһәмияте турында аңлатырга тиешбез", – диде ул.

Илдар Баязитов наркотикларга бәйле кешеләрнең, еш кына иреккә чыккач, яңадан шул начар гадәтләренә кайтуын белдерде. Ул "Ярдәм" фондының наркотикларга бәйле кешеләр өчен тернәкләндерү үзәге булуын, анда 70 процент кеше элек хөкем ителгәннәр булуын шәрехләде.

Имам-хатыйб төрмәдә утыручыларга колониядә эшсез утырмаска, нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәклегенә өндәү эше алып барылуын белдерде. "Иреккә чыккач, баштагы чорда гына ярдәм итүебезне, аннары үз көннәрен үзләре күрергә тиешлеген аңлатабыз", – диде ул.

"Минемчә, бүген Татарстандагы вазгыять, башка төбәкләр белән чагыштырганда, иң яхшысы. Башка төбәкләрдә иректән мәхрүм итү урыннарында, наркотикларга бәйле кешеләргә, инвалидларга, дин тотучыларга мөнәсәбәт күпкә начаррак", – ди Илдар Баязитов.

Утырышта катнашкан Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин да, иректән мәхрүм итү урыннарына барып йөрү өчен чиркәү-мәчетләрдән беркетелгән дин әһелләренә акча түләү мәсьәләсен хәл итү юнәлешендә эш алып барылуын билгеләп үтте.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100