Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдар Әбүзаров һәм Алексей Арзамазов КФУ студентларына татар телендә сөйләшергә киңәш итте
Язучы һәм филолог телне шул рәвешле генә саклап һәм үстереп булачак, ди.
(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Тюркология һәм татаристика югары мәктәбе студентлары татар язучысы Илдар Әбүзаров һәм Удмуртия галиме, филология фәннәре докторы Алексей Арзамазов белән очрашты.
Очрашу Филология һәм журналистика юнәлешендә укыган 3 курс студентлары белән уздырылды. Аларга ул аеруча кызыклы булырга тиеш, чөнки студентлар хәзерге вакытта киләчәк һөнәрен сайлый.
Удмуртиядән килгән галим студентларга телгә бәйле вазгыять буенча үз фикерләрен белдерде.
“Беренче чиратта татарча сөйләшүдән оялырга кирәк түгел. Ул - шулкадәр матур, бай тел, аны өйрәнмәү мөмкин түгел. Татар теле бай, әмма татарлар сөйләмдә рус сүзләрен куша. Монда үз өстеңдә эшләү сорала”, - диде Алексей Арзамазов.
Язучы Илдар Әбүзаров булачак филологларга татар телендә мөмкин кадәр күбрәк сөйләшергә, аны сакларга һәм үстерергә тәкъдим итте.
“Сез, филологлар, телне сакламасагыз, аның киләчәге булмас. Бәлки, сез телне шулай камил белүче соңгы буындыр”, - диде язучы.
Килгән кунаклар яшьләргә видеоклиплар төшерергә тәкъдим иттеләр. Мисал итеп алар телефонга видеоклип төшергән Tatarkaның “Алтын” һәм Мурӝол Undergroundның “Супер удмурты” җырын китерделәр. Бу җырлар яшьләрдә туган телләренә карата кызыксыну һәм горурлык уяткан.
Ахырдан яшь филологлар кунакларга үз сорауларын да бирде. Студентларны тел, милләт һәм карьера темасы кызыксындырды.
Илдар Әбүзаров – рус телендә иҗат итүче татар язучысы. Нижгар татары, тумышы белән Түбән Новгородтан. "Яңа Пушкин" премиясе лауреаты. «Осень джиннов», «Корбан-роман», «Хуш», «Агробление по-олбански», «Мутабор» һәм башка китаплар авторы. «Хуш» романы «Милли бестселлер» һәм «Большая книга» премияләренең лонг-битенә, «Мутабор» романы «Милли бестселлер» премиясенең шорт-битенә кертелгән. Әсәрләре алман, чех, швед телләренә тәрҗемә ителгән. Авторның «Корбан-роман» повестен файдаланып, режиссёр Салават Юзеев фильм төшерде.
Алексей Арзамазов – филолог, тәрҗемәче, шагыйрь, филология фәннәре докторы. Идел буе халыкларының гореф-гадәтләрен өйрәнә. Рус, инглиз, француз, итальян, венгер, удмурт, мордва, мари һәм татар телләрендә ирекле аралаша. 20ләп китап авторы, Россия һәм чит ил матбугатында 100 дән артык фәнни мәкаләләре басыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз