news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Әбүзаров Илшат Сәетовның “Ку” спектакле текстларын дөньякүләм югарылыкта дип бәяләде

Кичә Камал театрының Кече залында зур аншлаг белән Илшат Сәетовның “Ку» рок-спектакле тәкъдим ителде.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле язучы Илдар Әбүзәров “Ку” рок-спектакленең текстын дөньякүләм дәрәҗәдәге алдынгы текст дип билгеләп узды. Бу хакта ул кичә спектакльдән соң “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

  • Кичә Камал театрының Кече залында зур аншлаг белән Илшат Сәетовның “Ку» рок-спектакле тәкъдим ителде. Рок-спектакльнең идея авторы – Илшат Сәетов. Үзе үк Рәмис Нәҗмиев белән бергә режиссер да. Текстларны Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина, Гүзәл Сабирова һәм Илшат Сәетов үзе укыды. Музыкаль бизәлеш - Әскәр Юнысов һәм “Gauga” төркеме музыкантлары. Сәхнәдән җиде текст укылды һәм алар арасында Әскәр Юнысовның җырлары яңгырады.

“Миңа текстларның сыйфаты бик ошады. Алар үз структуралары буенча бик заманча текстлар, - диде ул. - Мин татар драматургиясен яхшы беләм дия алмыйм. Әмма, миңа калса, бу бик алдынгы текстлар. Россия өчен генә түгел, дөньякүләм дәрәҗәдә караганда да алдынгы текстлар дип уйлыйм”.

Илдар Әбүзәров текстларда күтәрелгән ике проблеманы билгеләп узды. Беренчесе – тел булса, икенчесе үзиденфикация. “Текст башта татарча яңгырады. Аңа русча кушылды. Аннары татарча текстның проценты кимеде, кимеде... Ә капсулага җиткәндә татарча текст бөтенләй юк иде инде. Әйе, куркыныч. Теләсә нинди үлем, һәр юкка чыгу куркыныч”.

Язучы үзенең күптән түгел тәрҗемәчеләр форумыннан кайтуын искә алып, аз санлы халыкларның кайсыларында хәтта 70 яшьтән яшьрәк язучылар да калмавын әйтте. “Катастрофага тиң хәлләр”, - диде ул.

“Әлбәттә, әлеге рок-спектакльдә бу төп проблема түгел дип аңлыйм. Монда үзидентификация проблемасы. Авторның кешенең асылы, аның нәрсәдән торуы турында уйланулары. Нурбәк Батулла укыган “поезд көткән кыз турында” бер текст аеруча ошады. Миң турындагы текст бик ошады. Монда - үзидентификация тирәнлеге”, - диде ул.

Илдар Әбүзаров музыкант һәм җырчы Әскәр Юнысовның талантына сокланып: “Үсмер генә булып тоелган шушы яшь кенә гәүдәгә ничек шундый тавыш сыя алган?! – диде ул. – Спектакльдә текст белән музыка гармониядә. Миңа барысы да нык тәэсир итте”.

  • Илдар Әбүзаров – танылган Россия язучысы, рус телендә язучы татар егете. Тумышы белән Түбән Новгородтан. Хәзерге вакытта Казанда “Иске татар бистәсе” арт-резиденциясенең кураторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100