news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Әбүзәров "Иске Татар бистәсе" арт-резиденциясенә Татарстан язучыларын да чакырды

Казан һәм Татарстан турында әдәби, сәнгать әсәрләре иҗат итәргә мөмкинлек тудыру өчен оештырылган арт-резиденция беренче кунакларны кабул итә.

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Казанның “Иске Татар бистәсе” арт-резиденциясе җитәкчесе Илдар Әбүзәров Татарстан Язучылар берлегендә татар язучылары белән очрашты. Язучыларны ул яңа иҗади проектта катнашырга чакырды.

Мәгълүм булганча, танылган язучы Илдар Әбүзәров “Иске Татар бистәсе” арт-резиденциясе дип аталган проектны Казан шәһәре хакимиятенә үзе тәкъдим иткән иде. Бу проект 1 атнадан 2 айгача Казанда яшәп, Татарстан башкаласы һәм республика тарихы, мәдәнияте, көнкүреше белән бәйле сәнгать әсәрләре иҗат итәр өчен, язучыларга, рәссамнарга грантлар тәкъдим итә. Шул рәвешле, әдәбият һәм сәнгать аша Татарстан һәм татар мәдәниятен танытуга ирешеп булачак, дип әйтә Илдар Әбүзәров.

“Без Россия һәм дөнья күләмендә танылган язучылар, рәссамнар белән элемтәгә чыга башладык. Ризалык белдерүчеләр дә бар. Бу проектта Татарстан язучылары да катнаша ала. Проект һәркем өчен ачык. Арт-резиденциянең рәсми сайты бар, аның аша гариза тутырып җибәрергә мөмкин”, - дип татар язучыларына мөрәҗәгать итте Илдар Әбүзәров.

Бүгенге көндә тәүге резидентлар буларак Мәскәүдән яшь автор, язучы, драматург Наталья Якушина берничә атна Казанда яшәп киткән. Бу атнада исә Удмуртиядән шагыйрь, филология фәннәре докторы Алексей Арзамазов килде. Якын вакытта Мәскәүдән язучы, журналист Сергей Шаргунов, Санкт-Петербургтан, язучы, журналист, филология фәннәре кандидаты Андрей Аствацатуров, шулай ук Санкт-Петербургтан, журналист, язучы, публицист Герман Садулаев та Казанда яшәп китәр дип көтелә.

“Беренчеләрдән булып Алексей Арзамазовны чакыруым очраклы түгел. Без аның белән күптәннән таныш. Ул татар телен үзлегеннән өйрәнгән удмурт шагыйре һәм галиме. Бүгенге көндә Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлеге Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. Ул тәрҗемә белән дә профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә. Соңгы елларда Россия халыкларының милли әдәбиятларына ярдәм итү федераль программасының Удмуртия редакция советы эксперты булып тора", - дип аңлатты Илдар Әбүзәров.

Алексей Арзамазов хәзерге вакытта шәһәр, музейлар, театрлар белән таныша. КФУда студентларга лекция укырга, галимнәр белән дә очрашырга өлгерде. Татарстан Язучылар берлегендә язучылар белән күрешүдә Россиядә милли әдәбиятларны саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Удмуртиягә кайткач ул Казан , бүгенге көн татар әдәбияты турында эссе язарга планлаштыра. Заманча татар шагыйрьләренең әсәрләрен фин-угыр телләренә тәрҗемә итәр дип тә көтелә. Казанга иҗади сәфәре аңа “Россия халыклары әдәбияты: исемнәр, проблемалар, контекстлар” фәнни монографиясенә мәгълүматлар тупларга да ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100