news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Әюпов: Татар телен куллану өлкәсе юк

«Теория» дизайн-студиясе җитәкчесе, «Әлбәттә» проекты һәм Basma клавиатурасы авторы Илдар Әюпов татар телен куллану өлкәсе булмавы, телнең үсеш кичермәве турында фикерләрен белдерде.

Илдар Әюпов: Татар телен куллану өлкәсе юк
Фото: Илдар Әпов тарафыннан тәкъдим ителде

Татар телен куллану өлкәсе юк. Ягъни без аны үзебезнең аш бүлмәсеннән, үз гаиләбездән тыш, беркайда да кулланмыйбыз, Әлбәттә, мондый шартларда ул үсми, алга бармый, яңа сүзләр барлыкка килми. Күпчелек очракта ул күп еллар элек булган кебек авыл теле булып калды («авыл теле» – тискәре мәгънәдә түгел, ә шундый ук).

Татар теленә рус теленең йогынтысы көчле, шуның аркасында шәһәр татарларының җөмләләр синтаксисы нык үзгәрә: ягъни без иядән соң ук, рус телендәге кебек, хәбәр куябыз. Без инде рус синтаксисы һәм рус сүз тәртибе белән сөйләшәбез. Яки, татар теленә хас булмаса да, бик күп теркәгечләр кулланабыз. Һәм, димәк, ул бик русификацияләнә, үзгәрә. Моның никадәр начар икәнен белмим – ул бары үзгәрә генә.

Илдар Әюпов белән тулы әңгәмәне «Интертат» сайтында укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100