news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Абдразаковка Россиянең атказанган артисты исеме бирелде

Тиешле указ Хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Опера җырчысы, ике тапкыр «Грэмми» премиясе лауреаты, Башкортстан һәм Татарстан Республикасының халык артисты Илдар Абдразаковка «Россиянең атказанган артисты» исеме бирелде.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, Россия Президенты Владимир Путин имзалаган тиешле указ дүшәмбе, 15 мартта, Хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot