Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илдар Абдразаков Казанда дәүләт академия симфоник оркестры юбилей концертлары циклын ачты
ТР дәүләт академия симфоник оркестры быел 60 еллыгын бәйрәм итә. Кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында аның юбилей программалары циклын башлап җибәргән концерт булды. Ә бу кичне опера җырчысы, Россиянең халык артисты Илдар Абдразаков чыгыш ясады.
Оркестрның алыштыргысыз сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский Казан программасын премьера дип атады. «Чөнки без моны Илдар Абдразаков белән бер тапкыр да башкармадык. Без моны җәй көне яздырдык. Барысы да җыелган, монтажланган. Тиздән мәйданчыкларда чыгачак. Моны презентация дип санагыз», - дип ачыклык кертте ул.
Сладковский өстәп әйткәнчә, концерт шул исәптән Дмитрий Шостаковичның тууына 120 ел тулуга багышланган. Ул 25 сентябрьдә билгеләп үтелә. Ул шулай ук Илдар Абдразаковка 26 сентябрьдә 50 яшь тулачагын да әйтте.
Оркестрның Абдразаков белән хезмәттәшлеген ул «бик җитди һәм нәтиҗәле» дип бәяләде.
Концерт башланганчы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләве җиткерелде.
«60 ел эшләү дәверендә ТР дәүләт академия симфоник оркестры республиканың мәдәни тормышы символына әверелде һәм лаеклы танылу алды. Югары осталык, кыю проектлар һәм сәнгать идеалларына тугрылык коллективны илләрнең әйдәп баручы симфоник оркестрлары рәтендә раслады», – диелә ТР Рәисе сәламләвендә.
Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, Россиянең халык артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендә коллектив, масштаблы проектларны тормышка ашырып һәм үзебезнең башкару сәнгатенең иң яхшы традицияләрен лаеклы дәвам итеп, ышанычлы рәвештә үсә.
Юбилей циклының киләсе концертлары 1 октябрьдә һәм 18 ноябрьдә була.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз