news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Абдразаков халыкара премиягә тәкъдим ителде

International Classical Music Awards халыкара премиясе җиңүчеләре 2020 елның 21 гыйнварында билгеле булачак.

Илдар Абдразаков халыкара премиягә тәкъдим ителде
архив

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Опера җырчысы Илдар Абдразаков ике номинациядә International Classical Music Awards халыкара премиясенә тәкъдим ителде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Дж. Россининең «Итальянка в Алжире» спектаклен Чечилия Бартоли, Эдгардо Роха, Илдар Абдразаков, Вена филармония хоры һәм дирижер Жан-Кристоф Спинози белән «Матеус» ансамбле тәкъдим итәчәк. Анда Илдар Абдразаков Мостафа бәй ролен уйный.

«Вокал музыка» номинациясендә Илдар Абдразаковның «Дойче Граммофон» лейблында «Верди» дебют сольный альбомы тәкъдим ителде. Верди арияләрен яздыруда Илдар Абдразаков, Роландо Вильясона һәм Янник Незе-Сеген җитәкчелегендәге «Метрополитен» (Монреаль) оркестры катнашкан.

Жюри классик музыка өлкәсендә Халыкара премия премиягә барлыгы 130 аудио- һәм видеоязма тәкъдим итте. Лонг-биткә релизга ким дигәндә ике жюри әгъзасы тәкъдим иткән кешеләр генә керде, диелә хәбәрдә.

Финалистларны 16 декабрьдә игълан итәләр, ә ICMA җиңүчеләренең исемнәре 2020 елның 21 гыйнварында билгеле була. Бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт 2020 елның 30 апрелендә Севильяда Teatro de la Maestranza да Джон Аксельрод җитәкчелегендә Корольлек симфоник оркестры катнашында планлаштырылган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100