Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киткән артистларны гражданлыктан мәхрүм итү өчен Конституцияне үзгәртергә тәкъдим иттеләр
Махсус операция башланганнан соң илдән киткән һәм аны халык алдында гаепләгән артистларны Россия гражданлыгыннан мәхрүм итү өчен Россия Конституциясен үзгәртергә кирәк. Бу хакта Ришвәтчелек белән көрәш һәм иминлек федераль проекты башлыгы Виталий Бородин әйтте, дип яза «NEWS.ru».
Виталий Бородин фикеренчә, дәүләт сәясәтенә каршы чыккан һәм чит илгә киткән мондый гражданнар күпкә җитдирәк җаваплылыкка тартылырга тиеш. Ул аларның үзләренә һәм гаилә әгъзаларына теркәлгән милекләрен тартып алырга, җинаять эше ачарга, шулай ук кире илгә керүне тыярга кирәк дип саный.
Бородин гамәлдәге Конституция гражданлыктан мәхрүм итү мөмкинлеген күздә тотмый диде. Әмма, аның сүзләренчә, бу норманы киредән карарга кирәк. Шулай ук ул мондый кешеләрне террористлар һәм экстремистларга тиңләргә һәм аларны шул исемлеккә кертергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз