news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Илдә ЮНЕСКО мәдәни мирас исемлеге барлана, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы анда - 5 нче
1 нче номер белән Мәскәү Кремле төбендәге Билгесез солдат кабере теркәлә
Скопировать ссылку
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Кремлендагы ”Манеж” күргәзмә залында “Россиядә ЮНЕСКО объектлары һәм милли мирасны саклауда аларның роле” темасына “түгәрәк өстәл” эшли.
Мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге законнарның үтәлеше күзәтчелеге буенча федераль хезмәт, РФ һәм ТР Мәдәният министрлыкларының әйдәп баручы белгечләре, Россия музей-тыюлыклары директорлары, ИКОМОС Россия милли комитеты җитәкчеләре, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне, истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара экспертлар, ТР Җәмәгать палатасы әгъзалары һ.б. катнашындагы утырышны ачып, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры вазифаларын башкаручы Зилә Вәлиева килгән кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәте исеменнән сәламләде. Тарихи һәм мәдәни мирас һәйкәл-истәлекләрен саклауга ил күләмендә соңгы берничә дистә елда гына игътибар бирелә башлады, дип билгеләп, республикада шушы юнәлештәге мактаулы эшләрне барлады, махсус программалар буенча эш алып барылуын, “Мирас/Наследие” – шуларның берсе булуын искәртте ул.
“Нәкъ менә тарихи һәм мәдәни һәйкәл-истәлекләребез буенча безне дөнья күләмендә таныйлар. Казанның тарихи үзәген үстерү федераль программасына башта 96 объект кертелгән иде, кризис аларның араларын сирәгәйтте һәм нибары 36 гына объект калды, куанычка, ул исемлектәге “Казан Кремле” музей-тыюлыгының язмышы бәхетле булды”, - дип басым ясап әйтте З.Вәлиева һәм шушы юнәлештә республикада башкарылган эшләр белән таныштырды, соңгы вакытта мәдәни һәм тарихи объектларны саклау гына түгел, норматив актлар белән ныгыту һәм тәртипкә салу буенча федераль дәрәҗәдә эш алып барыла, диде.
Мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге законнарның үтәлеше күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Александр Кибовский шушы фикерне дәвам иттереп, былтыр 15 хокукый акт кабул ителде, ә соңгы 20 елда - нибары 6 гына, диде. Аның сүзләренчә, илебездә мәдәни һәйкәлләрне саклау эшен документлар белән ныгыту соңгы вакытта өстенлекле юнәлеш булып тора. Чөнки узган гасырның 90 нчы елларында андый документлар булмау шәһәрләрнең тарихи манзараи күренешенә зыян салган, ә 1 һәйкәл-истәлек урынын саклауга алу өчен 14 төрле документ таләп ителә, бу хакта сүз күп куертылса да, илдә аның кадәр документларның һәммәсен дә җыйган төбәк юк, диде А.Кибовский.
“Түгәрәк өстәл” утырышында Мәскәү кунагы билгеләп үткәнчә, илдә ЮНЕСКО мәдәни мирас исемлеге барлана, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы анда 5 нче номер белән теркәлә, 1 нче номер Мәскәү Кремле төбендәге Билгесез солдат каберенә бирелә – бу Бөек Җиңүнең 65 еллыгына шәп бүләк булачак, диде ул.
А.Кибовский мондый илкүләм җыелышның алдагысы Төньяк-көнбатыш федераль округта, Себердә үткәнлеген, Татарстан башкаласыннан соң исә Кавказда булачагын игълан итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot