news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдә йөзү алтын үткәненә кайта – Александр Красных
Татарстан йөзүчесе ил җыелмасының алтын медаль яулый алмавында үзен гаепли.
Скопировать ссылку
(Казан, 29 июль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Будапештта уза торган Су спорты буенча дөнья чемпионатында йөзү ярышларында, составында Татарстан йөзүчесе Александр Красных та булган Россиянең ир-атлар җыелма командасы 4х200 метр арага ирекле ысул белән йөзү эстафетасында көмеш медаль яулады. Команданың алтын медаль яулый алмавында Бөгелмә йөзүчесе үзен гаепли. Ул эстафетаның соңгы этабында йөзде.
“Соңгы этапта йөзү барыннан да авыррак. “Алтын” өчен көрәштә җиңелү – күбесенчә минем гаеп. Кызганычка каршы, азакка көч җитеп бетмәде. Ашыйсы килү ашаган вакытта килә, диләр бит. Мин иң югары максатлар куярга күнеккән”, – дигән Александр Красных “Р-Спорт” агентлыгына.
Исегезгә төшерәбез, команда составында Татарстан йөзүчесе Александр Красныхтан тыш Михаил Довгалюк, Михаил Вековищев һәм Данила Изотов та бар иде.
Александр Красных шулай ук илдә йөзүнең спорт төре буларак үсештә булуын да җиткергән.
“Илдә йөзү алтын үткәненә кайта. СССР вакытында ул нык үсеш алган һәм күп медаль китерә торган спорт төрләренең берсе булган”, – ди Красных.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2