news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдә торак кредитларын 6 тапкыр азрак бирә башлаганнар
Татарстанда яңа йортлар төзиләр, әмма һәр кеше дә кредит ала алмый
Скопировать ссылку
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Лилия Маркелова). Татарстан төзүчеләре һәм муниципалитетлары алдына куелган 2 миллион квадрат метр торак төзү бурычы үтәләчәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек буенча комитеты һәм “Россия гражданнарына арзан һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең уртак утырышында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рафик Захретдинов белдерде.
“11 айда төзелеш күләме буенча узган ел күрсәткечләрен узып киттек. Ул вакытта 45 миллиард сум үзләштерелсә, быел – 57”, - дип билгеләп үтте ул.
Әмма әзер фатирларны сату җиңел түгел. 2006–2008 елларда татарстанлылар ипотека торак кредитының классик схемасы буенча 20 миллиард сумнан артык акча алса, узган елның уртасында бу вәзгыять сизелерлек үзгәрде. Илдә кризис башланды, акча бәясе кыйммәтләнде, Россия банкларының акча җәлеп итү мөмкинлекләре кимеде. Нәтиҗәдә, кредит ставкалары артты, кайбер банкларда ипотека программалары туктатылды, заемщикларга карата таләпләр катгыйланды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2