news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илче: Мальтаның Россия һәм Татарстан белән элемтәләрен үстерү планнары зурдан

Рөстәм Миңнеханов һәм Кармел Бринкат Татарстан һәм Мальта арасындагы хезмәттәшлекнең перспектикалы юнәлешләрен билгеләде.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Мальта – зур дәүләт булмаса да, аның Россия һәм Татарстан белән элемтәләрен үстерү планнары зурдан. Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Мальта Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Кармел Бринкат шул хакта хәбәр итте.

«Без инде Мәскәүдә очрашып, кайбер мәсьәләләр хакында фикер алышкан идек. Без әле моның тәүге адымнар гына икәнен аңлыйбыз», - дип искәртте Мальта илчесе.

Республикада яшәүче Россия диаспорасы Мальта һәм Россия арасында бәйләүче чылбыр булырга мөмкин, дип өстәде Бринкат. Аларның саны 5-6 мең кеше тәшкил итә, араларында татарстанлылар да бар. Россия һәм Мальта арасындагы мөнәсәбәтләр соңгы ике елда актив үсеш кичерә. Мәгариф, медицина, фән өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында берничә килешү имзаланган. Студентлар һәм табиблар белән алмашу җайга салынган.

Рөстәм Миңнеханов ике арада туры авиаэлемтәне җайга салу кирәклеген аерым билгеләп үтте. Ул бизнес һәм туризмны үстерү өчен җитди этәргеч булачак, дип өстәде Татарстан лидеры. Очрашу ахырында ул Мальта вәкилләрен футбол буенча дөнья чемпионатының Казанда узачак матчларын тамаша кылырга чакырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100