news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илче Карловка карата кылынган террорлык актын кискен тәнкыйтьлим - Турхан Дилмач

Төркиянең Татарстандагы консулы илче Андрей Карлов белән шәхси таныш булган, 15 декабрьдә генә очрашып, әңгәмә корган.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә, ягъни 19 декабрь көнне Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов Анкарада фотокүргәзмә вакытында атып үтерелде. Әлеге вакытта кем икәнлеге билгесез булган кеше пистолеттан дипломатка һәм тагын берничә кешегә ата. Һөҗүм итүчене Төркиянең махсус хезмәтләре атып үтерә.

Төркия Республикасының Татарстандагы баш консулы Турхан Дилмач әлеге мәсьәләгә карата үз мөнәсәбәтен белдерде.

“Илче Карловка карата кылынган террорлык актын ачу белән тәнкыйтьлим. Аның Төркия белән Россия арасында мөнәсәбәтләр үсешенә куйган тырышлыгын мин шәхсән үзем күрдем. Илченең гаиләсе һәм Россия халкының кайгысын уртаклашам. Без Төркия һәм Россия арасында дуслыкның дәвамлы булачагына ышанабыз. Әлеге сүзләрне сез безнең “Facebook”тагы рәсми битебездә дә укый аласыз”, - диде Турхан Дилмач.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Турхан Дилмач Андрей Карлов белән шәхсән таныш булуын билгеләп үтте. “Андрей Карлов белән мин ул Россия Тышкы эшләр министрлыгы консуллыгын җитәкләгәндә танышкан идек. Ул чагында Төркия белән Россия арасында визасын режим кертү хакында сөйләшүләр барды. Бу мәсьәләне чишү буенча Андрей Карлов бик зур тырышлык күрсәтте. Мин Казанда эшли башлаганнан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә булганда да без бергә эшләдек. Рөстәм Миңнехановның Төркиягә 15 декабрьдәге сәфәрендә без Андрей Карлов белән бик озак әңгәмә кордык. Министрлыкка барганда, минем машинам төп кортеждан артта калды һәм Карлов әфәнде миңа илтифак күрсәтеп, үз машинасына утырырга тәкъдим итте”, - ди Турхан әфәнде.

Ул шулай ук Андрей Карловның дипломатик эшчәнлеген дә югары бәяләде.

“Ул Россия — Төркия мөнәсәбәтләре үсешенә зур өлеш керткән искиткеч дипломат кына түгел, мин тирән хөрмәт белән караган бик яхшы кеше дә иде”, - дип белдерде Турхан Дилмач.

Андрей Геннадиевич Карлов 1954 елда туган. 1976 елдан дипломатик хезмәттә. 2001-2006 елларда Төньяк Кореядә илче, 2007-2013 елларда Тышкы эшләр министрлыгы аппаратында. 2013 елның июленнән Төркиядә илче.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100