news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илче Андрей Карлов җәсәден бүген кич ватанга алып кайталар

Россия дипломатик миссиясенең куркынычсызлык чаралары катгыйлатылган.

 (Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Әнкарәдә атып үтерелгән Россия илчесе Андрей Карловның җәсәден сишәмбе кич ватанга алып кайтачаклар.

“Илченең җәсәде бүген кич махсус борт белән ватанга кайтарылачак”, - дип белдергән “Интерфакс”ка Әнкарәдә Россиянең Төркиядәге илчелеге матбугат сәркатибе. Аның сүзләренчә, Россия дипломатик миссиясенең куркынычсызлык чаралары катгыйлатылган. Россиянең Төркия территориясендәге консуллыкларын ябу планлаштырылмыймы, дигән сорауга ул, андый мәгълүматка ия булмавын әйткән.

Моңа кадәр Төркия территориясендә консуллыкларның эшчәнлеген вакытлыча туктату планнары турында АКШ белән Иранда хәбәр ителгән булган.

Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карловка Әнкарәдә кичә, ягъни 19 декабрьдә “Төрекләр күзләреннән Россия” вотокүргәзмәсен ачкан вакытта һөҗүм ителде. Төркия Эчке эшләр министрлыгы ачыклык керткәнчә, Россия дипломатына 22 яшьлек төрек полицейские Мевлүт Мерт Алтынташ һөҗүм иткән. Ул Карловны пистолеттан берничә тапкыр атып үтергән. Моны ул Россиянең Сүриядәге сәясәтеннән канәгать булмавы белән аңлаткан. Һөҗүм нәтиҗәсендә, тагын 2 кеше каза күргән. Һөҗүмче Төркия махсус билгеләнешле хезмәтләр тарафыннан юк ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100