news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Илаһи моң» рухи мирас фестиваленең гала-концерты Болгарда узачак

Фестиваль кысаларында Мәрҗани мәчетендә «Ислам мәдәниятендә көйләп уку серләре» дип аталган семинар була.

«Илаһи моң» рухи мирас фестиваленең гала-концерты Болгарда узачак

«Илаһи моң» рухи мирас фестиваль-бәйгесенең гала-концерты 21 июнь көнне Болгарда узачак.

Проект җитәкчеләре сүзләренчә, чара быел алтынчы тапкыр уза. Рухи мирас үрнәкләрен башкаручылар 21 май көнне «Изге Болгар җыены» кысаларында узган гала-концертта чыгыш ясаячак. 

Россия ислам институтының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Резеда Сафиуллина-Ибраһимова әйтүенчә, фестивальдә фән, мәдәният һәм дин берләштерелә.

«Башлаганда безнең төп максат – үзебезнең рухи мирас ядкарьләрен кайтару, яңарту, популярлаштыру иде. Ул вакытта да бәет, мөнәҗәтләрне башкаручылар бар иде, әмма аны табигый, аутентик рәвештә башкару ысулларын яңарту бик актуаль булды. Дин әһелләре белән милли интеллигенция арасында бушлык барлыкка килгән иде, без ул араны ялгарга булдык», – дип сөйләде ул.

Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина әйтүенчә, бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән коллективлар катнаша. 

Оештыручылар сүзләренчә, бәйгедә биш яшьлек балалар да, туксан яшьтән өлкәнрәк апалар да катнаша. Фестиваль кысаларында фәнни өлеш тә каралган. 20 май көнне Мәрҗани мәчетендә «Ислам мәдәниятендә көйләп уку серләре» дип аталган семинар була.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100