news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Илаһи моң» бәйгесе лауреатлары гала-концертта катнашачак

«Илаһи моң» конкурсы лауреатлары Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары кысаларында үткәрелә торган йомгаклау Гала-концертында катнашачак.

Әлеге бәйгенең максаты – Татар халкының рухи традицияләрен үстерү һәм пропагандалау, җәмгыятьтә милләтара мөнәсәбәтләр һәм татулык булдыру, Идел-Урал төбәге халыклары арасында мөселман җырын популярлаштыру һәм саклау.

Конкурсның нәтиҗәләре һәм рухи мәдәният традицияләре белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен, 14 апрельдә экспертлар, жюри әгъзалары, педагоглар катнашында «Татар рухи мәдәниятендә гыйбадәт һәм музыка» дигән темага түгәрәк өстәл оештырылачак.

Чара кысаларында Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы доценты Геннадий Макаровның ачык дәресен үткәрү каралган. Ачык дәрес үткәрү вакыты һәм урыны: 14 апрель, 10:00, Россия ислам институты, 206 аудитория.

Турыдан-туры трансляция планлаштырыла. Онлайн катнашу өчен, түбәндәге сылтама буенча тоташырга мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100