news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ил саклаучылары олы хөрмәткә лаек

Кызганычка каршы, сугыш корбаннарының әти-әниләре, тол хатыннары, аларның балалары өчен бәйрәм була алмый Илне саклаучылар көне

(Төмән, 1 март, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Ил саклаучылар бәйрәме тыныч кына үтеп китте. Хакимият җитәкчеләре аны рәсми рәвештә билгеләп үттеләр. Җитәкчеләрдән һәм ветераннардан торган зур гына төркем илне саклаганнар истәлегенә багышланган “Мәңгелек ут” мемориаль-һәйкәлгә чәчәк такыялары салды. Алар арасында губернатор Владимир Якушев белән өлкә Думасы рәисе Сергей Корепанов та булды. Һәр кешенең үз карашы чагылды бу бәйрәм көннәрендә. Кемнәрдер
Бөек Ватан сугышы хатирәләрен яңартты, кемнәрдер “кайнар нокта”лардан калган күңел яраларын өр-яңадан авыр кичерде, кемдер Совет армиясендә тыныч хезмәтен исенә төшерде, кайберәүләр өчен бәйрәм тоташ ял көннәре буларак кызыклы булды, хатын-кызлар исә аны ирләр бәйрәме итеп каршы алды.
Һәр гаилә үзенчә каршы алды бу бәйрәмне, кемдер тантана итте, кемнеңдер күзләре яшьле булды.
Екатерина Тимерҗанова белән аның улы Павел бу бәйрәм көнендә илнең тынычлыгын саклап һәлак булган интернационалистлар истәлегенә куелган һәйкәл янына килделәр, чәчәкләр салдылар.
Павелның әтисе Рәшит Гомәр улы Тимерҗанов 1981 нче елда Төмән югары инженерлык хәрби училищесын тәмамлады. Училище үзенең иң яхшы курсантын – кече лейтенант исемен алып чыккан Рәшитне Әфганстанда Советлар Союзы мәнәфәгатьләрен саклаучы частька юллама биреп чыгарды. Укулары тәмамлануга Рәшит әти-әнисенә өйләнү ниятен белдерде. Ятим рус кызы Катя иде аның сөйгән кызы. Авыр хәрби хезмәт юлын сайлаган офицерга каны сау булмаган кызга өйләнеп тормыш итү аның язмышын катлауландырыр, дигән уйдан чыгып, туганнары Катяга өйләнүдән тыелырга киңәш иткәннәр иде, Рәшитнең сүзе катгый булды: “ Нинди авыру булса да, өмете миндә генә булган ятим кызны ташламыйм мин, хыянәт итә алмыйм мин аңа”. Туй гөрләп үтте, барсы өчен дә сөекле булган Рәшитнең сөйгән кызын бик җылы кабул итте Тимерҗановлар гаиләсе.
Туйдан соң бер айга диңгездә ял итеп кайтуга, Рәшит Әфганстанга китеп барды. Өч ай дәвамында бик җылы хатлар килеп торды Рәшиттән. Ватаныбызның мәнфәгатьләрен саклауның никадәр мөһим булуын мин монда бигрәк тә тирән аңладым, дип язды ул бер хатында.
Күңеле гаҗәп сизгер иде аның. Соңгы хаты йөрәк әрнүе белән язылган иде: “Әни, мин бер авыр төш күрдем. Имеш, мин өйгә кайтканмын икән, барлык туганнар да җыелган, мәңгелеккә кайтканмын, миңа инде беркая да китәргә кирәкми икән. Күңелем сызланудан уянып киттем. Әнием, син бит бар нәрсәне дә булдыра ала торган кеше, зинһар, бер чара күр, военкомат аша ничек булса да чакырт мине. Миңа бер-ике көнгә генә булса да өйгә кайтып килү бик кирәк, бик кирәк, әнием!”
Рәшитнең соңгы хаты булып калды бу хат. Декабрь аеның ахырында аның һәлак булуы турында хәбәр килеп төште. Рәшитнең барлык туганнары, җыелышып, атна буе аның мәетен көтте. Цинктан эшләнгән ябык табут 1982 нче елның 2 гыйнварында гына килеп төште, башкаларның табутлары шәһәрдән-шәһәргә таратылганнан соң. Әтисе Гомәр – күтәреп тора алмаслык кайгыдан сыгылып төшкән, аягында көчкә басып торган, бар юанычы табутның эчен ачып карауга әверелгән ата балта тотып табутны ачарга дип талпынган иде, озатып килүче хәрби туктатты аны. Шулай ябык табутта җирләнде 21 яшьлек совет офицеры.
Рәшит укыган 39 нчы мәктәпнең укытучысы, аның сыйныф җитәкчесе Нина Васильевна да килгән иде яраткан укучысын соңгы юлга озатырга. Аның күз яшьләренә буылып әйткән сүзләре истә калырлык булды: “ Мәктәптә укытучылар яраткан укучыларны иптәшләре яратып бетерми, аны ялагай дип күрә, укучыларның барлык шуклык- тәртипсезлекләрендә катнашып, алар арасында шул яктан лидерлыкка күтәрелгәннәрне укытучылар яратмый, ә Рәшит шундый асыл, акыллы бала иде ки, укучыларның чын лидеры иде, аны укучылар да, укытучылар да бик яратты, барыбыз өчен дә сөекле бала иде ул.”
Менә шундый иң асыл егетләр озатылып торды Әфганстанга.
Соңыннан Россия хөкүмәте үзе таныр Әфганстанга армия кертүнең ялгышлык булуын, дөньяны, сәясәтне аңлап та өлгермәгән япь-яшь егетләр – шул ялгышлыкның корбаннары кайтмас, алар мәңгелеккә киттеләр.
1982 нче елның май аенда Рәшитнең улы туды –Павел. Ул Төмән дәүләт университетын уңышлы тәмалады, эшендә зур абруй казанды. Ә медицина хезмәткәре Катя – Екатерина Тимерҗанова Рәшитнең якты истәлегенә тугры булып калды, ул барлык күңел җылысын улына бирде, гомерен аңа багышлады. Улы алдындагы бурычын тирән аңлаган ялгыз ана үз авыруларын җиңеп чыга алырлык көч тапты үзендә.
Рәшитнең әтисе белән әнисе Гомәр белән Наилә Тимерҗановлар да озак яши алмадылар бу кайгыны күтәреп, вакытсыз киттеләр дөньядан.
Кызганычка каршы, сугыш корбаннарының әти-әниләре, тол хатыннары, аларның балалары өчен бәйрәм була алмый Илне саклаучылар көне. Шунлыктан быелгы бәйрәм дә ватандашларыбызның күңелендә төрле хисләр дулкынын актарып күтәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100